Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Тимур Нагуманов, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре 3нче номерлы шәһәр поликлиникасында диспансеризацияне уздылар, шуның белән алар үзләренең үрнәгендә сәламәтлекләре турында уйлау һәм сәламәтлекне саклау өчен кирәкле чараларны күрү һәр кешенең максаты булуын күрсәттеләр.
Диспансеризацияне хәлгә карамастан регуляр рәвештә узу бик мөһим. Кеше үзен сәламәт хис итсә дә, диспансеризация вакытында аның еш кына иң иртә стадиясендә дәвалау күпкә нәтиҗәлерәк булган хроник йогышлы булмаган авырулар ачыклана. Диспансеризация сәламәтлекне сакларга һәм ныгытырга, ә кирәк чакта вакытында өстәмә тикшерүне үткәрергә һәм дәваланырга ярдәм итә. Табибларның киңәшләре һәм тестларның нәтиҗәләре сәламәтлекнең хәле турында белергә генә түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше нигезләре турында яисә ачыкланган куркыныч факторлары буенча кирәкле киңәшләр алырга ярдәм итәчәк.