Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Тимур Нагуманов Н.Е. Токарликов исемендәге АҖдә булды. Әлеге хуҗалык райондагы иң зур һәм әйдәп баручы булып санала. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев, Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ генераль директоры Наил Усманов озатуында район башкарма комитеты ьитщкчесе вазыйфаларын башкаручы беренче чиратта Югары Акташ янындагы арпа кырын карап чыкты.
Тимур Дмитриевич шулай ук республиканың көньяк-көнчыгышында иң зурларның берсе булып торган Н.Е. Токарликов исемендәге АҖнең сөт комплексында булды.
Алга таба Тимур Нагуманов яшелчә һәм җиләк-җимеш үзәнен карап чыкты һәм Заикинның сарык фермасында булды.