ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Әлмәт җылылык челтәре" АҖ 13 августтан пар казаннары бинасыннан җылылык челтәрләрен тутыру һәм гидравлик сынаулар үткәрү турында хәбәр итә. 23 августтан "Әлмәт җылылык челтәре" АҖ чыганакларын сынау ягулары башлана.

Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәген хәбәр итә. 2 август көнне планлы рәвештә 9.00 дән 17.00 гә чаклы Тимирязев һәм Радищев, Совет һәм Тукай урамнары чатларында светофор сүндерелә.

Искәртеп  узабыз,  27  июльдә  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  конкурс  башлану  турында  игълан  иткән  иде.  

2 августтан «Колшәрип» һәм «Әлмәт» тимер юл станцияләре арасында тимер юлны аркылы чыгу юлының 74 километрында транспорт хәрәкәте чикләнә. Круглое Поле дистанциясе хезмәткәрләре тарафыннан 20.00 сәгатьтән 7.00 сәгатькә кадәр  автомобиль транспорты өчен юлның ярты ягы ябык булачак.

Бу ялларда "Шәһәрдә мәдәни мохит" проекты патриотик тәрбия бирү буенча “Бездән башка беркем дә түгел!" дигән мәдәни-күңел ачу программасын тәкъдим итә.


31
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген эшлекле визит белән Әлмәт муниципаль районына Татарстан Республикасы премьерының беренче урынбасары, Россия Федерациясендәге Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Идел дәүләт су транспорты академиясенең Казан филиалы ректоры, Әлмәт муниципаль районы депутаты Ильяс Салахов килделәр. Әлмәт муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Нагуманов, Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге начальнигы Дамир Гарипов озатуында алар Түбән Абдул һәм Елхово авыл җирлекләрендә булдылар. 

Әлмәтлеләр балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә сораулар белән мөрәҗәгать итә алалар. 13 август көнне Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г.Л. Удачина, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркәтибе  И.Х. Гарифуллина эш сәфәре белән Әлмәт муниципаль районына килә.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлеге тарафыннан фондны учреждениелар һәм предприятиеларның үсеш тарихыннан гына түгел, ә шулай ук билгеле бер кешеләрнең язмышыннан да барлыкка килгән шәһәребезнең һәм районыбызның үсеш тарихы буенча документлар белән тулыландыру буенча актив эш алып барыла.

Ел саен уздырыла торган фестиваль традициясе кысаларында «Солнечный» лагерендә «Татнефть» Группасының балалара сәламәтләндерү лагерьларының беренче җәйге уеннары узды. Ял итүчеләр, вожатыйлар һәм кунаклар иң шәп җәйнең ничек узганын күрсәттеләр. Төп басым «идея» сүзенә ясалды, лагерьларның эшчәнлек юнәлешләрен билгеләгәндә нәкъ шуңа нигезләнделәр.

Татарстанда  урып-җыю эшләренең  кызган  чагы.  Бу  чорда  янгын  куркынычсызлыгын  тәэмин  итү  аеруча  мөһим.  Бүгенге  көндә  бөртекле  культуралар чәчелгән кырларда, салам эскертләрендә янгыннарны  булдырмау  аеруча  җитди  һәм  куркыныч  проблемаларның  берсе, чөнки  алар  тиз  янып  китүчән  масса.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International