Бүген эшлекле визит белән Әлмәт муниципаль районына Татарстан Республикасы премьерының беренче урынбасары, Россия Федерациясендәге Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Идел дәүләт су транспорты академиясенең Казан филиалы ректоры, Әлмәт муниципаль районы депутаты Ильяс Салахов килделәр. Әлмәт муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Нагуманов, Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге начальнигы Дамир Гарипов озатуында алар Түбән Абдул һәм Елхово авыл җирлекләрендә булдылар.