ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 1 августка күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр 68,3% ка башкарылган, ягъни 3 млрд. 998 млн. сумлык.


2
август, 2019 ел
җомга

Бүген Яшьләр үзәгенең актлар залында Яшьләр һәм балалар эшләре идарәсе, шула ук Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе хезмәт коллективларының очрашуы узды. Җыелыш барышында 2019 елның беренче яртыеллыгы дәвамында эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды, шулай ук елның икенче яртысына юнәлешләр һәм бурычлар билгеләнде.

Әлмәтлеләр балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә сораулар белән мөрәҗәгать итә алалар. 13 август көнне Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г.Л. Удачина, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркәтибе  И.Х. Гарифуллина эш сәфәре белән Әлмәт муниципаль районына килә.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы республикада яшәүчеләрне Татарстандагы инвестицион эшчәнлек турында YouTube-каналга язылырга чакыра. YouTube эзләү юлында «investtatarstan» сүзен кертергә һәм язылырга кирәк, шул очракта белдерүләр алдагы роликларга һәм эфирларга илтәчәк.

Россия Федерациясе Конституциясе һәр гражданинга Россия Федерациясе чикләренә ирекле рәвештә чыгу хокукы бирелгән. Шул ук вакытта әлеге хокук чикләнергә мөмкин.

Нефть башкаласында Һава-десант гаскәрләре көне хөрмәтенә тантанашы митинг гадәттәгечә шәһәр паркында «Мәңгелек ут» мемориал комплексы янында үтте.

Һәр шимбә 19.00 сәгатьтә авыл Мәдәният йортларында «Районның мәдәни мөхите» проекты кысаларында мәдәни-күңел ачу чаралары узачак.

Ноябрь аенда Россиядә яшәүчеләргә игелекле эшләр өчен сигезенче МИР Премиясен тапшыру тантанасы узачак. Әлеге Премияне  «МИР» Гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.

«Автоледи» бәйгесе иң мавыктыргыч һәм текә ярышларның берсенә әверелде. Шушы көннәрдә Әлмәттә “машина җене” кагылган хатын-кызлар арасында республика бәйгесенең район этабы узды.


1
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалында район башкарма комитетының җитәкчесе Тимур Нагуманов һәм эшмәкәрләр катнашуы белән стратегик сессия узды. Очрашуны Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Эшмәкәрлек советы оештырды. Әлеге чара муниципаль районнарда эшлекле активлык белән идарә итү республика системасын кертү кысаларында үтте. Шулай ук сессиядә хакимият органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләре катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International