Әлмәт районында юллар ябылып тора

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

2 августтан «Колшәрип» һәм «Әлмәт» тимер юл станцияләре арасында тимер юлны аркылы чыгу юлының 74 километрында транспорт хәрәкәте чикләнә. Круглое Поле дистанциясе хезмәткәрләре тарафыннан 20.00 сәгатьтән 7.00 сәгатькә кадәр  автомобиль транспорты өчен юлның ярты ягы ябык булачак.

Биредә тимер юл аркылы чыгу урынында юл хәрәкәтен чикләүче җайланмаларны алыштыру буенча эшләр башкарылачак. Тиешле юл билгеләре урнаштырылачак. Эшләрне 5 августка кадәр төгәлләргә ниятлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International