«Мәдәни мохит» әлмәтлеләрне кунакка чакыра

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Бу ялларда "Шәһәрдә мәдәни мохит" проекты патриотик тәрбия бирү буенча “Бездән башка беркем дә түгел!" дигән мәдәни-күңел ачу программасын тәкъдим итә.

2 август көнне "Шәһәрдә мәдәни мохит" проекты кысаларындагы чаралар “Саулык” һәм “Шәмсенур” паркларында, шарлавыклы буаларда һәм 1 поселокта (Тельмана урамы, 51 йортының ишегалды) үтәчәк. Чаралар 17.00 сәгатьтә башлана.

3 август көнне  бәйрәм  чаралары  18.00 сәгатьтә “Яшьлек” һәм Әлмәтнең 60 еллыгы исемендәге скверында, “Шәмсенур” паркында, “Әдәби ишегалды” скверында, “Саулык” паркында һәм шәһәр пляжында үтәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International