Әлмәт районының «Солнечный» лагерендә «Татнефть» Группасының балалара сәламәтләндерү лагерьларының беренче җәйге уеннары узды

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Ел саен уздырыла торган фестиваль традициясе кысаларында «Солнечный» лагерендә «Татнефть» Группасының балалара сәламәтләндерү лагерьларының беренче җәйге уеннары узды. Ял итүчеләр, вожатыйлар һәм кунаклар иң шәп җәйнең ничек узганын күрсәттеләр. Төп басым «идея» сүзенә ясалды, лагерьларның эшчәнлек юнәлешләрен билгеләгәндә нәкъ шуңа нигезләнделәр.

Үзенчәлекле кызыклы квестны үтеп, хөрмәтле кунаклар бәйрәмнең төп мәйданына эләктеләр. Балалар лагерьларының Беренче җәйге уеннарын ачу тантанасында һәр команда талантларын һәм шәхси сәләтләрен тәкдим иттеләр.

Балалар җиде спорт төрендә ярыштылар. «Россия студентлары отрядлары» иҗтимагый оешмасы вәкилләре алар өчен уеннар, мастер-класслар оештырдылар, фотобудка эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International