ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2019 ел
чәршәмбе

3нче номерлы шәһәр хастаханәсендә узган ачык диалогта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ӘМР буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина, Әлмәтнең Иҗтмагый советы рәисе Рушания Назмутдинова, Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, халыкны социаль яклау идарәсе Кәдрия Гыймәтдинова, 3нче номерлы хастаханәсенең баш табибы Айдар Гәбдуллин катнаштылар.


30
июль, 2019 ел
сишәмбе

«Татнефть» компаниясе Әлмәттә Шевченко урамында, «Магнит» гипермаркеты янында урнашкан 329 номерлы ягулык салу станциясен ачты.

Узган атнада районда урак өсте башланды. Беренчеләрдән булып иген басуына Токарликов исемендәге, «Кичүчат», «Союз-Агро», «Яңа Михайловка» җәмгыятьләре чыкты. Инде ындыр табакларына яңа уңыш кайта башлады. Быел бөртеклеләрдән нинди уңыш чыга, игенчеләрнең кәефе ничек – шушы һәм башка сорауларга җавап эзләп кайбер хуҗалыкларга юл тоттык.

Акцияне оештыручыларның бурычы – мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче балаларга бу көн чын бәйрәм булсын өчен, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулын сузу.Әлеге акциягә теләгән һәркем кушыла ала.Ярдәм итергә теләүчеләр Р.Фәхретдин урамы, 50 нче йорт, 306 кабинет адресы буенча урнашкан Әлмәт муниципаль районының мәгариф  идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз.

Операция 31 июль көнне узачак. Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан «Тоннель» операциясе оештырылачак.

8 август көнне 11.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе начальнигы Роза Рифкатовна Килькеева әлмәтлеләрне кабул итәчәк.


29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында Кече һәм урта  эшкуарлык  корпорациясе,  ваклап  сату  буенча  «Х5 Retail Group» компаниясе һәм Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  катнашында   семинар узды. Чараның максаты - авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  җитештерелә  торган  продукцияне  эре  төбәк  һәм федераль сәүдә  челтәрләре  аша  сатарга  булышу. Семинарны турыдан-туры трансляцияләү,  гадәттәгечә,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының YouTube-каналында алып  барды. Чарада  катнаша  алмаган  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре    видеоязманы  теләсә  кайчан  карый  алалар.  

Бүген район башкарма комитетының инфраструктур үсеш буенча урынбасары Марат Гыйрфанов уздырган район активы катнашуы белән үткән киңәшмәдә 2019 елның I яртыеллыгы дәвамында Татарстан Республикасындагы Федераль казначейлык идарәсенең 7нче бүлегенең эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды.

Эшлекле дүшәмбедә бүген районның контроль-хисап палатасы рәисе Гөлнара Насыйбуллинаның чыгышы тыңланды. Ул 2019 елның 1 яртыеллыгы дәвамында контроль-хисап палатасының эшчәнлеге турында отчеты белән чыгыш ясады.


28
июль, 2019 ел
якшәмбе

Әлмәттә «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасының экскурсияләре дәвам итә. Бүген квест рәвешендә бик кызыклы һәм бай эчтәлекле велоэкскурсия үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International