1 октябрьгә кадәр федераль льготникларга мөһим карар кабул итәргә кирәк: социаль хезмәтләр җыелмасын (социаль пакетны) калдырырга яки аннан баш тартып, акча алырга. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартканда акчалата компенсация суммасы 863 сум 75 тиен тәшкил итә.
«Экспорт акселераторы» программасы эшмәкәрләрнең экспортлау эшчәнлеген үстерүне тизләтүгә һәм җитештерелгән продукцияне халыкара базарларга чыгаруга юнәлдерелгән.
20 – 21 июль көннәрендә «Юбилейный» спорт сарае артында урнашкан шәһәрнең үзәк стадионының ат спорты мәйданчыгында конкур һәм выездка буенча «Татнефть» ГАҖнең Җәйге Кубогына ат спорты ярышлары үтәчәк.
Санкт-Петербург шәһәренең тикшеренүләр институты Әлмәттә сәнгать уикендлары сериясен дәвам итә. Киләсе яллар урам сәнгатенә багышланган булачак.
Ялларны "Шәһәрнең мәдәни мөхите" проекты белән күңелле уздыр!
21 июльдә 16.00 сәгатьтә 25нче мәктәп янындагы «Яшьлек» скверында балалар һәм олылар өчен бәйрәм программасы әзерләнәчәк. Сезне сабын куыклары, урам театры тамашасы, мастер-класслар һәм профессионаллар белән спорт күнегүләре көтә. Барлык теләүчеләрне көтәбез, керү ирекле.
Бүген Әлмәткә ТР инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин килде. Визитның максаты - Әлмәт онкология диспансерының радиология корпусы, перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсенең хирургия корпусы, Тынычлык урамында урнашкан 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы һәм тагын бер Бигәш урамында урнашкан 220 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы төзелеше барышы белән танышты.
31 июль көнне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны видеоэлемтә режимында кабул итәчәк.
Әлмәт районының авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләре терлек азыгын әзерләүне дәвам итәләр. 18 июльгә булган мәгълүматлар буенча 8,8 мең тонна салам; 22 мең тонна сенаж, 8 тонна яфрак азыгы әзерләнгән. Агросәнәгать хезмәткәрләре берьеллык үсемлекләрне сенажга һәм яшел терлек азыгына чабуга керештеләр. Болын һәм көтүлек, чәчелгән кыяклы культуралар һәм кузаклыларның үләннәре 500 га мәйданында чабылган.
Бүген Әлмәт муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмалары 2019 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча АПК предприятиеләре арасында конкурста катнаша алалар. Конкурсның максаты – ашлык җыю комбайннары паркын, башка авыл хуҗалыгы техникасын һәм хуҗалыкларның ындыр табагы җайланмаларын урып-җыю кампаниясенә вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне, шулай ук туфракны төп эшкәртү агрегатларын әзерләүне тәэмин итү.