3нче номерлы шәһәр хастаханәсендә узган ачык диалогта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ӘМР буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина, Әлмәтнең Иҗтмагый советы рәисе Рушания Назмутдинова, Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, халыкны социаль яклау идарәсе Кәдрия Гыймәтдинова, 3нче номерлы хастаханәсенең баш табибы Айдар Гәбдуллин катнаштылар.
«Олы буын» милли проектына гериатрия хезмәтен үстерү, барлык поликлиникаларда гериатрия кабинетларын оештыру, амбулатория этабында терапевт табибларын һәм белгечләрне медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча укыту керә. Шундый хезмәт һәм гериатр табибы белән танышу оештырылды бүгенге очрашу барышында.
Очрашу барышында 2019 елда кертелгән диспансеризацияне һәм кисәтү медицина тикшеренүләрен уздыру тәртибендәге үзгәрешләр җентекләп өйрәнелде. Авыл җирлекләрендә яшәүче кешеләрне кисәтү тикшеренүләре белән тәэмин итү өчен социаль яклау өлкәсе тарафыннан бүлеп бирелгән махсус автомобиль 65 яшьҗән олырак кешеләрне шәһәргә җиткерәчәк.