«Татнефть» компаниясе Әлмәттә Шевченко урамында, «Магнит» гипермаркеты янында урнашкан 329 номерлы ягулык салу станциясен ачты.
Әлеге ягулык салу станциясендә ТАНЕКО Аи-92, 95 һәм 100 югары сыйфатлы безниннары, шулай ук шул ук исемдәге GILBARCO 10 эчәкле ягулык-тарату колонкалары кулланыла торган дизель ягулыгы сатыла.