Бүген район башкарма комитетының инфраструктур үсеш буенча урынбасары Марат Гыйрфанов уздырган район активы катнашуы белән үткән киңәшмәдә 2019 елның I яртыеллыгы дәвамында Татарстан Республикасындагы Федераль казначейлык идарәсенең 7нче бүлегенең эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды.
Киңәшмәдә катнашучылар алдында аның җитәкчесе Миңнур Минекаева чыгыш ясады. Ул бүлекнең чыгымнарның бюджет классификациясе киселешендә бюджет чаралары белән эш итүчеләрдән чыгым расписаниелары рәвешендә бюджет йөкләмәләре лимиты, финанслауның чик күләме һәм бюджет ассигналаштыруларының бюджет алучыларга кадәр барып җитүен тәэмин итүен билгеләде.