Әлмәттә «Алтын алмаларны эзләп» исемле велоэкскурсия старт алды

2019 елның 28 июле, якшәмбе

Әлмәттә «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасының экскурсияләре дәвам итә. Бүген квест рәвешендә бик кызыклы һәм бай эчтәлекле велоэкскурсия үткәрелде.

Әкиятләр буенча гид Альбина Нургалиева чарада катнашучылар өчен «Алтын алмаларны эзләп» программасын әзерләде, танылган һәм популярлык казанган персонаж Нефтяша – «Нефтяша һәм аның дуслары» мультфильмы герое сюжетта төп рольне уйнады, аңа тылсымлы сандык эләкте. Әмма, кызганчка каршы, сандык югалган яисә аны урлаганнар.

Нефтяша белән бергә велоэкскурсиядә катнашучылар гид Альбина Нургалиева һәм «Минем шәһәр, минем урам» социаль-мәгърифәтчелек чаралары сериясе кураторы Екатерина Удалова җитәкчелеге астында ике сәгатьлек серле сәяхәткә киттеләр. Группа картада билгеләнгән объектлар буенча хәрәкәт итте. Велосипедта шәһәрнең урамнары буйлап хәрәкәт итеп, группа мураллар белән танышты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International