4 сентябрь көнне Әлмәттә җылы булачак. Алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез, җил төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә..+8º, көндез +18º.+20º.
Әлмәт районында урып-җыю эшләре кызганнан-кыза бара.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында 30 августта #БәхетлеӘлмәт проекты эшли башлады. Аның циклына мәгариф, социаль, мәдәни чаралар, спорт ярышлары һәм конкурслар үткәрү керә. Оештыручылар: «Хәерле Әлмәт» Штабы. Проектның зур социаль партнеры - «Татнефть» компаниясе.
26 августтабез Әлмәт муниципаль районының элеккеге һәм иң яхшы башлыгы, Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров белән хушлаштык. Аның бөтен эшчәнлеге "оят булмаган эш эшләү" дигән тормыш кредосы астында уза.
Әлмәт шәһәренең 2-нче лицейның беренче сыйныф укучылары белән юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрде.
Татарстан Республикасы Көнендә Ямаш авылы халкы үз талантларын күрсәтергә булдылар. Мәдәният йорты янындагы мәйданда "мәдәниятләр диалогы" дип исемләнгән чара узды. Концерт программасы авыл халкын һәм бәйрәм кунакларын җыр-биюләр белән көтә. Программа кысаларында Ямаш мәктәбенең 22 укучысын яшь танкистларга багышладылар.
Тагын бер мөһим вакыйга мактамалылар тормышында булды – бүген «Аэронавт» яшүсмерләр клубы ачылды.
Бүген яңа уку елы башланды. Тантаналы линейкалар шәһәрдә генә түгел, шәһәр тибындагы Түбән Мактама бистәсендә дә узды. Ике мәктәптә узган тантаналарда ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм шәһәр җитәкчелеге дә булды.
Белем көне - һәр кешегә үзенчә якын бәйрәм. Укучылар һәм студентлар өчен ул кызыклы ачышлар һәм тәэсирләр, дуслар һәм яраткан укытучылар белән очрашулар көтүе белән тулы, ә өлкәннәр өчен – балачак һәм яшьлек, мәктәп иптәшләре турындагы иң җылы хатирәләр белән бәйле.
31 августта Әлмәттә традиция буенча нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Бу көнне узган күп санлы кызыклы чаралар арасында иң якты спорт вакыйгаларының берсе - «Нефтяник» хоккей командасын тәкъдим итү булды.