Әлмәт районында урып-җыю эшләре кызганнан-кыза бара. Һәр минут исәптә, шуңа күрә дә иртә таңнан кичкә кадәр авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре уңышны җыеп алалар.
Өченче сентябрьдә район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе рәисе Фәнис Шәрәфиев һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән берлектә, түбәндәге хуҗалыклар - «Чагылтау» ҖЧҖ, «Чулпан» ҖЧҖ һәм «Ярыш» ҖЧҖ кырларын йөреп чыктылар. Алар урып-җыю темпын һәм сыйфатын, шулай ук техниканың торышын һәм куркынычсызлык тәэмин ителешен бәяләделәр.
Әлмәт районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, өченче сентябрьгә 26257 га (көзге бодай, арыш, арпа, борчак) суктырылган, бу барлык урып-җыю мәйданнарының 65.1%ын тәшкил итә, 63483 тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан 24.2 центнер тәшкил итә.