ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Республикада коронавирус йогышы таралуга юл куймас өчен, күп кенә эшмәкәрләргә үз эшчәнлеген туктатырга туры килде.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында, район чишмәләрен шәһәр предприятиеләренә беркетү буенча, административ - хуҗалык Идарәсе, өстәмә санитар-эпидемияләргә каршы (профилактика) чаралар үткәреп, "Дефтярный ключ" чишмәсе территориясен чистартты.

Әлмәт полициясенә 69 яшьлек хатын-кыз акча урлау турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

 

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм "Россельхозбанк" АҖ  авыл халкын ташламалы куллану кредитлары программасы "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасының төп инструментларыннан берсе гамәлгә ашыру турында килешү имзаладылар.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында авыл җирлекләре территориясендә территорияләрне, керү юлларын чистарту, яфракларны җыештыру, чишмәләрне һәм һәйкәлләрне чистарту эшләре башланды. Каты көнкүреш калдыклары полигонына 8 куб. м чүп чыгарылган.

2019 елның августында юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган рәвештә теркәү комплексы эше нәтиҗәләре буенча чыгарылган карарларны электрон рәвештә алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды.

«Татэнергосбыт» АҖ коронавирус йогышы таралуны кисәтү максатларында, килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, клиентларга хезмәт күрсәтүне вакытлыча туктатып тора.


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген туры эфир барышында район башлыгы Тимур Нагуманов чираттагы тапкыр үз-үзеңне изоляцияләү режимының төп кагыйдәләрен искә төшерде, Әлмәт муниципаль районында коронавирус йогышын булдырмауга юнәлдерелгән төп чараларны билгеләп үтте.

Быел Татарстан аграрийлары 140 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы алачак.

«Татнефть» предприятиеләрендә коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору һәм медицина эшләнмәләре җитмәүне кисәтү өчен саклагыч битлекләр, костюмнар һәм комбинезоннар, шулай ук «ТАНЕКО» заводында антисептик препаратлар җитештерү оештырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International