«Татнефть» тән максималь ярдәм

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

«Татнефть» предприятиеләрендә коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору һәм медицина эшләнмәләре җитмәүне кисәтү өчен саклагыч битлекләр, костюмнар һәм комбинезоннар, шулай ук «ТАНЕКО» заводында антисептик препаратлар җитештерү оештырылган.

Шушы көннәрдә генә костюмнар республиканың көньяк-көнчыгыш медицина оешмаларына тапшырылды. Аларның бер өлеше 2 апрельдә Әлмәттә онкология үзәге базасында оештырылган беренче резерв госпиталенең медицина персоналына тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International