Республикада коронавирус йогышы таралуга юл куймас өчен, күп кенә эшмәкәрләргә үз эшчәнлеген туктатырга туры килде.
Татарстанның бизнес-җәмәгатьчелеге ябылу алдында күп кенә югалтулар кичерә.
Эшкуарларга ярдәм итү, ил һәм республика Хөкүмәтеннән теге яки бу ярдәм чаралары турында мәгълүмати яктан тәэмин итү максатларында, Татарстан бизнес-җәмәгатьчелеге мәнфәгатьләрен ныгыту һәм яклау максатыннан, «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге республиканың көньяк-көнчыгышында махсус вәкиллекне ачты. Адрес: Әлмәт шәһәре, Шевченко ур., 25, 511 офис. Көньяк-көнчыгыш зонасында ТР ССП Рәисенең махсус вәкиле Марат Камчый улы Әхмәтов.