Банктан акчалата бүләк алу өмете белән Әлмәттә яшәүче бер ханым 200 мең сумга якын акчадан колак каккан

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Әлмәт полициясенә 69 яшьлек хатын-кыз акча урлау турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Социаль челтәрләрнең берсендә хатын үзенең танышы белән язылышкан, ул танылган банк 2000 сум күләмендә акчалата бүләк тәкъдим итә, дип хәбәр иткән. Моның өчен бары тик банк картасы номерын гына язарга кирәк иде.

Зыян күрүче карта номерын яза, танышына хәбәр җибәрә һәм өй эшләре белән шөгыльләнә башлый. Телефон тавышсыз режимда иде. Хатын кич белән телефон ала һәм банкның кыска номерыннан 196 310 сум күләмендә акча күчерү турында 13 смс хәбәрнамәне күрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International