Бүген туры эфир барышында район башлыгы Тимур Нагуманов чираттагы тапкыр үз-үзеңне изоляцияләү режимының төп кагыйдәләрен искә төшерде, Әлмәт муниципаль районында коронавирус йогышын булдырмауга юнәлдерелгән төп чараларны билгеләп үтте.
Бу юлы әлмәтлеләр белән онлайн-трансляция режимында аралашу өчен аңа Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова кушылды.
Тимур Нагуманов шәһәр һәм район халкына тагын бер кат мөрәҗәгать итте, аларны шәхси куркынычсызлык һәм аларның әйләнә-тирәлеге өчен өйдә калырга чакырды. Район башлыгы хәрәкәтнең нинди максатларда рөхсәт ителүен, цифрлы пропускларның эш системасын һәм эш бирүчедән белешмәләрнең гамәлдә булуын җентекләп аңлатты.