Татарстан аграрийлары ташламалы ягулык алачак

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Быел Татарстан аграрийлары 140 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы алачак.

Аграрийлардан гаризалар кабул итү һәм килешүләр төзү башланды инде. Килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә барлык документлар да сайтта электрон формада рәсмиләштерелә.

Килешү «Татнефть» ГАҖ белән төзелде. Аграрийлар өчен ягулыкның бәясе апрельдә бер тоннасы өчен 41 200 сум тәшкил итәчәк, бу күпләп сату бәясеннән (тоннасы өчен 47 600 сум) һәм заводларның күпләп сату бәясеннән 11% ка арзанрак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International