2024 елның 23-26 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һавада һәм туфракта туңулар көтелә: 23 сентябрьдә урыны белән 0..-2°; 24-25 сентябрь көннәрендә өстенлек итүче территориядә 0.. -5°; 26 сентябрь-көньяк һәм көнчыгыш районнарда 0..-3°.
2024 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге яңа туган балаларга проактив режимда, ягъни ЗАГС органнарыннан алынган мәгълүматларга нигезләнеп, 10 112 СНИЛС рәсмиләштергән.
Бүген Тимур Нагуманов шәхсән үзе Демьянова Анна Васильевнаны йөз яше белән котлады.
Бүген, 23 сентябрьдә, гомумшәһәр планеркасында Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының Мактау грамоталары һәм котлаулар тапшырылды. Татарстан Республикасы Кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең Әлмәт, Лениногорск, Мөслим һәм Сарман районнарындагы территориаль бүлеге башлыгы Ирина Хәйруллина үзенең туган көнен билгеләп үтте.
«Гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү буенча эш бирүчеләрнең иң яхшы корпоратив практикасы (программасы)» республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оештыра.
Илья Аргодяев Бөек Новгородта узган югары технологияләр чемпионаты финалында юниорлар арасында «Виртуаль дөньяларны эшләү» компетенциясе буенча алтын медальгә ия булды.
Элегрәк без Шишкин урамында яшәүчеләрнең үз урамнарына юл билгеләре кую үтенече турында сөйләгән идек.
Киңәшмәдә Әлмәт районы юлларында аварияләргә анализ ясалды һәм аварияләрне киметү һәм юл хәрәкәте иминлеге шартларын булдыру чаралары турында фикер алыштылар.
«Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре» федераль дәүләт унитар предприятиесе хәбәр иткәнчә Миңнебай торак пункты филиалы объектында 2024 елның 1 октябрьдә 1.00 сәгатьтән 5.00 сәгатькә кадәр профилактика эшләре алып барылачак. Әлеге эшләр барышында «Россия радиосы», «Маяк», «ФМ хәбәрләре» радиотапшырулары һәм 1 нче һәм 2 нче федераль мультиплексларның цифрлы телерадиотапшырулары (РТРС-1 һәм РТРС-2) сүндерелеп торачак.
Иртәгә, 21 сентябрьдә, Әлмәттә яңгыр көтелә, көндез урыны белән бераз. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә.