ТР Хезмәт министрлыгы «Гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү буенча эш бирүчеләрнең иң яхшы корпоратив практикасы (программасы)» республика конкурсын үткәрә

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

«Гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү буенча эш бирүчеләрнең иң яхшы корпоратив практикасы (программасы)» республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оештыра.

Конкурсның максаты – Татарстан Республикасындагы оешма җитәкчеләрен балалы хезмәткәрләр өчен уңайлы социаль-хезмәт шартлары булдыруга этәрү.

Конкурста милек рәвешенә, оештыру-хокукый рәвешенә, тармакка һәм икътисадый эшчәнлекнең гамәлгә ашырыла торган төрләренә бәйсез рәвештә оешмалар катнаша ала.

Гариза һәм документлар 2024 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүматны монда белергә мөмкин: https://mtsz.tatarstan.ru/respublikanskiy-konkurs-luchshaya-korporativnaya.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International