2024 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге яңа туган балаларга проактив режимда, ягъни ЗАГС органнарыннан алынган мәгълүматларга нигезләнеп, 10 112 СНИЛС рәсмиләштергән.
Баланың СНИЛСы турында мәгълүмат, шулай ук электрон рәвештә индивидуаль (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында теркәлү турында хәбәрнамә дәүләт хезмәтләре порталында әнинең шәхси кабинетына килә.
««Яшел карточкалар» рәвешендә иминият таныклыклары 2019 елдан бирле бирелми. рәвешендә иминият таныклыклары 2019 елдан бирле бирелми. Алар урынына «индивидуаль (шәхсиләштерелгән) исәпкә алу системасында теркәлү турында хәбәрнамә» рәсмиләштерелә, аны Дәүләт хезмәтләре порталында гражданинның шәхси кабинетында һәрвакыт кулланып була», — дип искәртте СФРның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Яңа туган баланың шәхси шәхси счетының иминият номеры ММИ полисын рәсмиләштерү һәм поликлиникага беркетү, ана капиталы һәм социаль түләүләр алу өчен кирәк.
Белдерүне электрон рәвештә кулланырга яки аны бастырып чыгарырга мөмкин. Ул көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган. Мәгълүматка ирешү өчен расланган хисап язмасы булу мөһим. Әгәр ата-ананың дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы булмаса, документны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең Теләсә кайсы клиент хезмәтендә яки КФҮдә шәхси визит белән алырга мөмкин. Моның өчен паспорт һәм бала туу турында таныклык кирәк булачак.
Сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт социаль фондның ТР буенча бүлекчәсенең бердәм контакт-үзәгендә консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1.
Шулай ук актуаль яңалыклар белән Сез безнең социаль челтәрләрдә — ВКонтактеда, Одноклассникида һәм Telegramда таныша аласыз.
Белешмәләр өчен телефон: 32-18-12, 32-18-15.