ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2014 ел
якшәмбе
19 мартка булган мәгълүматларга караганда, Татарстанның 40 районында күп фатирлы 432 йортларны капремонты эшләренә керештеләр. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Киңәшмәне республиканың муниципаль районнары белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
Быел Кырымга баручы Татарстан туристларына 15-30 процент ташламалар ясалачак. Бу хакта Татарстанның Туризм агентлыгы җитәкчесе Сергей Иванов хәбәр итте.
“Римера” концернының “Алнас” заводы кою цехына чуен калдыкларын эшкәртү һәм тузаннан-газдан чистату установкалары алу өчен 55 млн.сумнан артык акча тотачак.
24нче урта мәктәп базасында яшь декламаторларның “Тере классика” III Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы үтте. Декламация конкурсының инициаторы – Россия “Тере классика” яшь декламаторлар конкурсы фонды.
19-20 мартта Менделеевскида “Ушков укулары” VIII Бөтенроссия фәнни конференциясе булды.
Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушин һәм “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов хезмәттәшлекне үстерү турында өстәмә килешүне имзаладылар.
“ПолитЗавод – 2014” иҗтимагый-сәяси прооекты кысаларында Яшьләр үзәгендә шәһәрнең югары һәм урта махсус уку йортлары студентларының ТР Дәүләт Советы каршындагы Җәмәгать Яшьләр палатасына әгъзалыкка кандидатлар белән очрашуы булды.

22
март, 2014 ел
шимбә
21 мартта Әлмәттә зур бәйрәм – Азнакай якташлыгының очрашу кичәсе булды. Әлмәт районында һәм шәһәрдә Азнакайда туып үскән кешеләр бик күп, якташлык көне аларга очрашу, иркенләп аралашу өчен бик әйбәт мөмкинлек бирде.
21 мартта Яшьләр үзәгендә ТКХ хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичә булды. Бәйрәмчә очрашу Әлмәт районы торак-коммуналь хуҗалык комплексы предприятиеләренең эшчәнлеге турында фильм күрсәтүдән башланды
БДИның төп дулкыны 26 нчы майда (дүшәмбе) старт ала, ул көнне укучылар география һәм рус әдәбиятыннан имтихан бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International