Яшьләр – илебезнең киләчәге!

2014 елның 23 марты, якшәмбе
“ПолитЗавод – 2014” иҗтимагый-сәяси прооекты кысаларында Яшьләр үзәгендә шәһәрнең югары һәм урта махсус уку йортлары студентларының ТР Дәүләт Советы каршындагы Җәмәгать Яшьләр палатасына әгъзалыкка кандидатлар белән очрашуы булды. Кандидатлар арасында КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы директоры урынбасары Искәндәр Сәмигуллин, Икътисад, идарә һәм хокук институтының Әлмәт филиалы студенты Гөлназ Гыймадиева, АГИМС студентлары Валерий Абрамов, Рузана Зарипова һәм Кристина Тимошенко бар иде. Экспертлар советын “Бердәм Россия” партиясенең Әлмәт җирле бүлеге җитәкчесе Лилия Миңнеханова, Балалар һәм яшьләр идарәсе башлыгы урынбасары Оксана Хәлимова һәм “Яшүсмер” үзәге мөдире Галина Кислова тәшкил итте.

Очрашу барышында оппонентлар тирән фикерле, мәгълүматлы булуларын күрсәттеләр, “ТКХ проблемалары”, “Шәһәр имиджы”, “ӘМР Советы каршында Җәмәгать яшьләр палатасы оештыру” кебек иҗтимагый әһәмиятле мәсьәләләрдә үз фикерләрен дәлилләп исбатлый алдылар. Халыкның тормыш дәрәҗәсе, финанслау, шулай ук закон чыгару өлкәсендәге актуаль проблемалар буенча фикер алышу булды, кандидатлар үзләренең тезислары, тәкъдимнәре белән чыктылар.

Үткәрелгән чара анда катнашучыларга күп файдалы мәгълүмат бирде, студентлар алда торган бурычларның җитдилеген төшенү, шулай ук борчыган сорауларына үзләре җавап табу мөмкинлеге алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International