Әлмәт районының ТКХ хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

2014 елның 22 марты, шимбә
21 мартта Яшьләр үзәгендә ТКХ хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичә булды. Бәйрәмчә очрашу Әлмәт районы торак-коммуналь хуҗалык комплексы предприятиеләренең эшчәнлеге турында фильм күрсәтүдән башланды.

Традиция буенча ТКХ хезмәткәрләрен бәйрәм белән ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов котлады. Һәр йортның, һәр гаиләнең имин тормышы ТКХ өлкәсендә эшләүчеләрнең көнен-төнен дә, теләсә нинди һава шартларында да зур җаваплылык тоеп эшләүләренә бәйле булуын асссызыклап, район башлыгы аларга рәхмәт сүзләре әйтте.

Мәҗит Салихов районны төзекләндерүгә, торакка капиталь ремонт үткәрүгә, инженерлык коммуникацияләре төзү һәм реконструкцияләүгә ел саен гаять зур суммалар тотучы “Татнефть” компаниясенә аерым рәхмәтен җиткерде.

Иң яхшы хезмәткәрләргә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының, Коммуналь предприятиеләр берлегенең, шулай ук ӘМР советы һәм башкарма комитетының мактау грамоталары тапшырылды. “Әлмәт хәбәрләре” гәзите редакциясе, йорт өлкәннәре дә советның һәм райбашкарманың Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

“Иң чәчәкле ишек алды”, “Иң яхшы подъезд”, “Иң чәчәкле балкон

” конкурсларында җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата призлар тапшырылды.

Бәйрәмдә ТКХ хезмәткәрләренең еллык традицион спартакиадасында җиңүчеләр игълан ителде, «Светсервис», «Әлмәт-Водоканал», «Надежда», «Темп», «Успех» предприятиеләре командалары үзләрен иң көчле итеп таныттылар.

Бүтән еллардагыча, ТКХ өлкәсендә эшләүчеләр эштә генә түгел, иҗатта да талантлы икәнлекләрен күрсәттеләр, аларның үз көчләре белән куйган концерты тамашачыларда матур тәэсир калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International