Әлмәттә Азнакай якташлыгы көне: күршеләребез эштә дә уңган, сәхнәдә дә оста икәнлекләрен күрсәттеләр

2014 елның 22 марты, шимбә
21 мартта Әлмәттә зур бәйрәм – Азнакай якташлыгының очрашу кичәсе булды. Әлмәт районында һәм шәһәрдә Азнакайда туып үскән кешеләр бик күп, якташлык көне аларга очрашу, иркенләп аралашу өчен бик әйбәт мөмкинлек бирде.

“Нефтьче” мәдәният сараенда очрашу тантанасы башланганчы Нефтьчеләр мәйданында мул ярминкә оештырылган иде, шунда ук күрше районның төрле коллективлары башкаруында җырлар яңгырап торды. Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм башка хөрмәтле кунаклар авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән таныштылар.

Азнакай якташлары очрашуына багышланган бәйрәм “Нефтьче” мәдәният сараенда дәвам итте. Фойеда декоратив-гамәли сәнгать, район предприятиеләре һәм оешмалары эшләп чыгара торган товарлар күргәзмәсе оештырылган иде.

Бәйрәм тантанасы “Нефтьче”нең зур залында дәвам итте. Сәламләү сүзе белән Әлмәт районы башлыгы, хезмәт юлын үзе дә Азнакай районында башлап җибәргән Мәҗит Салихов чыкты.” Бу зур бәйрәмгә Азнакайда туып, хәзер Әлмәт районында яши, эшли торган кешеләр җыелды, - диде ул. – заманында бу ике район бер булып саналган. Мин үзем дә Азнакай турында якты истәлекләр саклыйм, институттан соң шунда эшли башладым, шунда гаилә кордым”.

Җавап сүзе белән Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин чыгыш ясады. “Мондый бәйрәмчә очрашулар алданрак Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада булды, - диде Азнакай җитәкчесе. – Бүген азнакайлылар Әлмәт җиренә җыелды. Мин үзем дә шушында туып үскән кеше. Шәһәр һәм район җитәкчеләренә, “Татнефть” компаниясенә бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм күрсәтүләре өчен зур рәхмәт”.

Сәхнәгә сәламләү өчен азнакайлыларның Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан шәһәрләрендәге якташлыклары вәкилләре дә күтәрелде.

Кичә барышында Әлмәт һәм Азнакай районнарының чәчәк атуына нефтьчеләрнең бик зур өлеш кертүенә, шулай ук быел Мәдәният елы үткәрүгә һәм алда торган зур бәйрәм – Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына аеруча игътибар бирелде.

Тантаналы кичә берничә блокка бүленгән иде: сәхнәгә бер-бер артлы ветераннар, танылган җитәкчеләр, педагоглар, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре күтәрелде. Аларның барысын да кайнар алкышлар белән каршыладылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Алар хөрмәтенә Азнакай талантлары чыгыш ясады: әле сәхнәгә аяк басып кына килгән балалар да, инде танылган артистлар Зәйнәп Фәрхетдинова, Равил Галиев, Ләйсән Гыймаева, Миргаяз Шәрәфиев, Салават Миннеханов, Әлмәттә яшәүче Илфат һәм Инсаф Исламовлар һәм башкалар аларга иң матур җырларын бүләк иттеләр.

Киләсе атнада безенең сайтның “Видеорепортажлар” бүлегендә “Мәдәният елы” дигән сюжетта әлеге концертның тулы видеоверсиясен карарга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International