12нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияте укытучысы “Ушков укулары” фәнни конференциясендә катнашты

2014 елның 23 марты, якшәмбе
19-20 мартта Менделеевскида “Ушков укулары” VIII Бөтенроссия фәнни конференциясе булды.

Бу конференциядә Әлмәттән 12нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияте укытучысы Олеся Кузнецова катнашты. Ул “Әлмәт районы тарихын әдәбият ярдәмендә өйрәнү – төбәкнең мәдәни мирасының мөһим өлеше” дигән темага доклад белән чыкты һәм укучыларга өстәмә белем бирү буенча “Әдәби Әлмәт” дигән үз программасын тәкъдим итте. Россиянең төрле шәһәрләреннән җыелган белгечләр Олеся Михайловнаның чыгышына югары бәя бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International