“Алнас” хезмәт шартларын яхшыртуга 55 млн. сум акча тотачак

2014 елның 23 марты, якшәмбе
“Римера” концернының “Алнас” заводы кою цехына чуен калдыкларын эшкәртү һәм тузаннан-газдан чистату установкалары алу өчен 55 млн.сумнан артык акча тотачак.

Чуен җитештерү калдыкларын эшкәртү өчен INDEFUNSA (Испания) компаниясендә эшләнгән машина эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү, насослар җитештерүгә тотыласы чыгымнарны киметү белән бергә физик хезмәтне азайту һәм тавыш басымы дәрәҗәсен түбәнәйтү хисабына эш урыннарында иминлекне арттырачак.

Һава чистарту өчен кулланыла торган 7 абсорбцион- биохимик установка Россиядәге “Тринити инжиниринг” компаниясендә җитештерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International