ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2014 ел
шимбә
Ел саен 14 июньдә Росиядә Миграция хезмәтендә эшләүчеләр көне билгеләп үтелә. Бу хакта 2007 елның 4 июнендә РФ президенты В.Путин указ чыгарган иде.
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

3-9 июньдә “Манеж” үзәк күргәзмәләр залында “Интермузей-2014” халыкара музейлар фестивале булды.

13
июнь, 2014 ел
җомга
Сабантуй – чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-текәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу...

Бүген, 13 июнь көнне, 18.40 сәгатьтә «Луч» телеканалы эфирында Ригада узган беренче Европа Сабантуе турында фильм күрсәтеләчәк.

Салкын Алан – районыбызның күркәм һәм бай тарихлы авылларының берсе. Биредә 12 нче июнь көнне Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Салкын Алан халкын, бәйрәмгә килгән кунакларны котларга Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, «Җәлилнефть» идарәсе начальнигы Малик Каюмов һәм башка күп кенә мәртәбәле кунаклар җыелды. Шуны да билгеләп узарга кирәк, Салкын Алан авылына быел 90 ел тула. Әлеге дата чын мәгънәсендә истәлекле. Шуны истә тотып, хуҗалыкның алдынгы хезмәтчәннәре белән берлектә авылның аксакалларына да бүләкләр тапшырылды.

 12 нче июнь көнне “Шифа”  сәүдә үзәгендә  Россия көне уңаеннан бәйрәм чаралары  оештырылды. Көн  яңгырлы булуга карамастан,  төрле  бәйгеләрдә катнашырга, сәнгатькә  карап хозурланырга  теләүчеләр байтак иде.


12
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районы  Советы һәм башкарма комитеты  исеменнән милли һәм гомумхалык, язгы  эшләрнең тәмамлануын  чагылдыручы Сабантуй бәйрәме уңаеннан  тәбрикләүләр кабул итегез. Ерак гасырлардан  сука бәйрәме  буларак  яшәешебезгә кереп калган,  милли  гореф-гадәтләребез, мәдәниятебезнең сакланышын тәэмин итүче  чыганак  булган әлеге бәйрәм буыннардан–буыннарга тапшырылып килә.

 

“Премьер –министр Дмитрий Медведевның 2014 ел 27 майда кул куелган Указы нигезендә, “ТМС групп” Россия Федерациясенең башка алты компаниясе белән беррәттән җитештерелгән продукциянең сыйфаты һәм менеджмент алымнарын югары нәтиҗәле итеп оештырганы өчен Россия Федерациясе хөкүмәте премиясенә лаек булды.

ТР Әлмәт шәһәре һәм районы Пенсия фонды 2009 елның 24 июлендә кабул ителгән 212-ФЗ 16 нчы маддәсенә нигезләнеп шуны хәбәр итә, шәхси эшмәкәрләр иминият взносларын агымдагы елның 31 нче декабренә кадәрге вакыт аралыгында түләргә тиешләр. Кайбер эшмәкәрләр Федераль Законны үтәмичә, бурыч җыеп үзләрен киләчәктә лаеклы пенсия алудан мәхрүм итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International