“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 14 июне, шимбә
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез. Минем ике сорау бар. 1) 1нче һәм 2нче микрорайоннарда биек тупыллар бар, шуларның мамыгы яшәргә комачаулый. Аларны кисеп башка агачлар утыртып булмыймы? 2) Бакчаларга автобуслар йөрерме, болай бик кыен бит. Рәхмәт.

Җавап: Хәзерге вакытта 1, 2нче микрорайоннарда карт агачларны кисү, агачлар һәм куаклар утырту эше Әлмәт районының Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты белән килештерелгән график нигезендә бара.


Бакчаларга түбәндәге маршрут автобуслары белән барырга була:

5 «А» «РТС-Зират №5» - сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә;
6 «А» «РТС –УПНП и КРС бакчалары» - чәршәмбе, шимбә, якшәмбе, воскресенье;
7«А» «Кольцо Радиоприбор –УПНП и КРС бакчалары» – пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International