Әлмәттә Россия көнен бәйрәм иттеләр

2014 елның 13 июне, җомга

 12 нче июнь көнне “Шифа”  сәүдә үзәгендә  Россия көне уңаеннан бәйрәм чаралары  оештырылды. Көн  яңгырлы булуга карамастан,  төрле  бәйгеләрдә катнашырга, сәнгатькә  карап хозурланырга  теләүчеләр байтак иде.

 

  Россия көненә багышланган бәйрәм программасы төрле һәм кызыклы  булуы белән  аерылып торды. “Шифа”  сәүдә үзәге кубогына  стритбол ярышлары  чараларга старт бирде.  Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск  шәһәрләреннән килгән балалар, яшүсмерләр  һәм  үзешчән сәнгать коллективлары чыгышлары  тамашачылар өчен чын  бүләк булды. «FASHION» мода студиясе  чыгышлары   көчле алкышларга  күмелде.  Өч сәгать  дәвамында балалар  өчен махсус мәйданчык эшләде.  Рәсем , аквагрим ярышлары, «SHIFA-повар»дан тәмле һәм баллы призлар  Россия көне бәйрәменә килгән яшь катнашучыларга онытылмас мизгелләр бүләк итте.

 

 Бәйрәм чаралары  “Нефтьче” мәдәният сарае каршысында  оештырылган кичке дискотека белән тәмамланды.

 

Фәрдия Хәсәнова

газета “Альметьевский вестник”

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International