Хөрмәтле әлмәтлеләр, район һәм шәһәребез кунаклары!

2014 елның 12 июне, пәнҗешәмбе

 Әлмәт муниципаль районы  Советы һәм башкарма комитеты  исеменнән милли һәм гомумхалык, язгы  эшләрнең тәмамлануын  чагылдыручы Сабантуй бәйрәме уңаеннан  тәбрикләүләр кабул итегез. Ерак гасырлардан  сука бәйрәме  буларак  яшәешебезгә кереп калган,  милли  гореф-гадәтләребез, мәдәниятебезнең сакланышын тәэмин итүче  чыганак  булган әлеге бәйрәм буыннардан–буыннарга тапшырылып килә.

 

 Сабантуй татар халкының иң уңай сыйфатларын: хезмәт сөючәнлеген, чыдамлыгын,  камилләшүгә булган ихтыярын, намуслылыгын һәм кунакчыллыгын  чыгылдыра.

 

 Бүген  әлеге бәйрәмне республикабыздан читтә яшәүче милләттәшләребез дә бик теләп һәм зурлап уздыра. Сабантуй елдан–ел яңа гореф-гадәтләр белән  баетыла. Шул ук вакытта  гасырлардан күчеп килгән тарихилык та саклана. Бу бигрәк тә Россия Федерациясендә игълан ителгән 2014 ел - Мәдәният елында  кыйммәтле.

 

 Сабантуй – якты, юмарт, халыкларның аңлашып яшәвен чыгылдыручы матур бәйрәм. Ул  төрле милләт вәкилләрен  бергә туплый, кызыклы һәм бай программасы  белән үзенә тарта. Сабантуй һәрвакыт мул һәм күңелле уза. Бу бер илдә, республикада, районда яшәүче халыкларның  бер–берсенә булган ихтирамы, дуслыгы  турында сөйли.

 

 Сабантуй - хезмәт бәйрәме. Бу көнне без, беренче чиратта,  авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен тәбриклибез.

 

 Сабантуй - безнең рухи бердәмлегебез, киләчәкнең яхшы булырына ышаныч  билгесе.

 

 Бу якты һәм шатлыклы бәйрәмдә сезгә һәм якыннарыгызга  бәхет, тынычлык һәм имин тормыш телибез! Сабантуйның күтәренке рухы  сезне яңа эшләргә, җиңүләргә рухландырсын.

 

 Әлмәт муниципаль районы  башлыгы  М.Х.Салихов

 Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты  җитәкчесе М.Н.Гирфанов  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International