«ТМС групп» сыйфат буенча РФ Хөкүмәте премиясенә лаек булды
2014 елның 12 июне, пәнҗешәмбе
“Премьер –министр Дмитрий Медведевның 2014 ел 27 майда кул куелган Указы нигезендә, “ТМС групп” Россия Федерациясенең башка алты компаниясе белән беррәттән җитештерелгән продукциянең сыйфаты һәм менеджмент алымнарын югары нәтиҗәле итеп оештырганы өчен Россия Федерациясе хөкүмәте премиясенә лаек булды.
Лауреатлар югары бүләкне Премьер–министр Дмитрий Медведев кулыннан алды. Тантанада “ТМС групп” идарә итүче компаниясе директоры Ренат Нугайбеков, аның урынбасары Ринат Сафиуллин, производство белән идарә итү үзәге начальнигы Реналь Габсәләмов, ЦУП инженеры Гөлнара Гыйлманова катнашты.