Бүген Россиядә Миграция хезмәтендә эшләүчеләр көне билгеләп үтелә

2014 елның 14 июне, шимбә
Ел саен 14 июньдә Росиядә Миграция хезмәтендә эшләүчеләр көне билгеләп үтелә. Бу хакта 2007 елның 4 июнендә РФ президенты В.Путин указ чыгарган иде. 2012 елда Россиянең федераль миграция хезмәте үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте. Федераль миграция хезмәте (ФМХ) 1992 елда оештырылды. Аның беренче җитәкчесе галим, география фәннәре кандидаты Татьяна Регент булды. 1999 елда ФМХ Россия Федерациясенең федерация эшләре, милли һәм миграция сәясәте министрлыгы итеп үзгәртеп корылды.

2002 елның 23 февралендә РФ президенты чыгарган “Миграция сәясәте өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерү турында”гы указы белән иммиграция контроле функцияләрен һәм миграция мәсьәләләрендә Федерация субъектларының эшчәнлеген координацияләүне Россия эчке эшләр министрлыгы башкара.

Бүгенге көндә РФ федераль миграция хезмәте – башкарма хакимиятнең мөстәкыйль органы, ул миграция өлкәсендә хокук куллану функцияләрен, контроль, күзәтчелек һәм дәүләти хезмәт күрсәтү функцияләрен башкара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International