“Знамя труда” гәзите 60 еллыгын билгеләп үтте

2014 елның 6 июле, якшәмбе
Шәһәр-район гәзите “Знамя труда” үзенең 60 еллыгын киң колач белән күңелле итеп билгеләп үтте. Юбилей тантанасы Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында булды. Бу көнне редакция коллективы күп санлы котлаулар, теләкләр кабул итте.

Кичәнең тантаналы өлешендә алып баручылар ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннең котлау телеграммасын укыдылар.

Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән редакция коллективын һәм гәзит ветераннарын шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков тәбрикләде. Югары профессинализмнары өчен ул редакциянең иң яхшы хезмәткәрләренә район башлыгының рәхмәтен, район советы һәм башкарма комитетының мактау грамоталарын, рәхмәт хатларын тапшырды.

Редакция коллективын истәлекле вакыйга белән “Татмедиа” ААҖнең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов тәбрикләде. Ул шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисенең урынбасары, Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникованың котлавын тапшырды. Фәрит Шаһиәхмәтов редакциянең иң яхшы хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр тапшырды.

Редакция коллективы кич дәвамында коллегаларыннан, дусларыннан, күп санлы укучылардан ихлас теләкләр, котлаулар, бүләкләр кабул итте. Редакция үзе дә читтә калмады, коллегаларына уңышлы хезмәттәшлек иткән өчен рәхмәт белдерде, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Тантаналы кичә концерт номерлары, конкурслар белән баетылып барды. Бәйрәм ахырында кунаклар бик тәмле туңдырмадан һәм гәзитнең юбилее уңаеннан пешерелгән 60 килограммлы пирогтан авыз иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International