Әлмәттә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде

2014 елның 7 июле, дүшәмбе
Әлмәттә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне шәһәр паркында бәйрәм рәвешендә билгеләп үтелде. Җәйге сәхнәдән үрнәк гаилә парларына котлау һәм ихлас соклану сүзләре яңгырап торды.

Иң элек ярты гасырдан артыграк бергә яшәп, намуслы хезмәтләре белән танылган, лаеклы балалар тәрбияләп үстергән хөрмәтле ветераннарны котладылар. Гыйбадуллиннар һәм Нугайбиковлар гаиләләренә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален район башлыгының урынбасары Наҗия Хәйдәрова тапшырды. Ул Мәҗит Салихов исеменнән җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләде, гаилә парларына бәхетле озын гомер теләде.

Гаилә корулары нәкъ менә шушы көнгә туры килгән яшь пар – Александр һәм Ксения Никифоркиннарны истәлекле көннәре белән ӘМР советы аппаратының җитәкчесе Ринат Шәйхатаров тәбрикләде.

ЗАГС идарәсе башлыгы Гүзәл Әмирова озак еллар сокланырлык тату яшәгән 11 гаилә парын хөрмәтләде, чәчәкләр, истәлекле медальләр һәм бүләкләр тапшырды.

Икенче, өченче, дүртенче балалары туган гаиләләргә традиция буенча тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International