“Әти, әни һәм мин – спортчылар гаиләсе”

2014 елның 7 июле, дүшәмбе
Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы төрле шәһәрләрдән җыелган 100дән артык гаилә көчлелектә, җитезлектә, чыдамлылыкта ярышты. Бәйрәмне тантаналы ачу вакытында анда катнашучыларны Әлмәт районы башлыгы урынбасары, ӘМР советы рәисе урынбасары Наҗия Хәйдәрова сәламләде, күңелле стартлар, намуслы җиңүләр теләде. Аннары катнашучыларның һәммәсенә дә йомшак уенчыклар бүләк иттеләр.

Шуннан соң инде иң кызыгы башланды! Әниләр һәм әтиләр балалары белән бергә күңелле эстафеталарда көч сынашырга керештеләр. Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр көлү авазлары яңгырап торды, кәефләр күтәренке булды.

Йомгак ясаганнан соң жюри катнашучыларга һәм җиңүчеләргә грамоталар, медальләр, призлар тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International