Әлмәттә Россия армиясе сафларына тантаналы озату булды

2014 елның 7 июле, дүшәмбе
Тантана иртән 5.30 сәгатьтә “Хәтер” клубы тирәсендә әфганчыларга һәйкәл янында башланды. Ул 20 яшь егетне Россия армиясе сафларына озатуга багышланган иде.

Егетләргә хәерле юл, яхшы хезмәт итүләрен, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айдар Каюмов, руханилар Игорь атакай, Исмәгыль хәзрәт, Әлмәт хәрби комиссариатының бүлек башлыгы полковник Ришат Сабиров чыгыш ясады.

Бер минут тынлыктан һәм һәйкәлгә чәчәкләр салудан соң егетләр команда белән юлга кузгалдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International