“Дуслык” нефтьүткәргеченә – 50 ел

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе
Октябь аенда “Дуслык” нефтьүткәргеченең эшли башлавына 50 ел тулды. Бүген ул Европага кара алтын экспортлауда төп магистральләрнең берсе булып тора.

Әлмәттә башланып киткән нефтьүткәргеч Самара, Брянск, Белоруссиянең Мозырь шәһәрләре тирәсеннән үтеп, Латвия, Литва, Польша һәм Германия территорияләре аша уза. Көньяк участогы Украинага, Чехиягә, Словакиягә һәм Венгриягә таба сузыла.

“Дружба” – ул 8,9 мең километр торбалар (шуның 3,9 мең километры Россия җирендә), 38 насос стациясе һәм 1,5 миллион кубометр сыешлы резервуар парклары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International