Бөек Ватан сугышы ветераны Фәррах Исмәгыйловны туган көне белән котладылар

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Фәррах Исмәгыйловны район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән туган көне белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илвир Габдуллин котлады. Ул ветеренга район башлыгының котлау открыткасын, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Фәррах Галәветдин улы 1923 елның 25 декабрендә Миннебай авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда эшләгән, 1943 елда сугышка алынган.

Туган авылына 1948 елда гына әйләнеп кайткан. Умартачы булып эшләгән. 1953 елда Әлмәткә күчеп килгән, пенсиягә чыкканчы 1нче технологик транспорт идарәсендә шофер булып эшләгән. Хатыны белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Жуков медале, юбилей медальләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International