Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган ислам дине нигезләре буенча викториналар Әлмәт районында үтте

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе
Узган ялларда Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган ислам дине нигезләре буенча викториналар Елхово авылы урта мәктәбендә һәм Әлмәт шәһәренең кызлар һәм малайлар өчен “Тәхфиз” Коръән ятлау мәктәбендә үтте. Викторина язмача булды, балаларга 20 җиңел, 20 уртача һәм 20 авыр сорау бирелде. Жюри укучыларның эшләрен тикшергәндә балалар өчен телдән викторина үткәрелде, монда алар бөтен сорауларга дөрес җавап ишеттеләр. Иң күп балл җыйган укучылар кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Урыннар Елхово авылы урта мәктәбендә түбәндәгечә бүленде:
1 нче урын – Айгөл Зөфәрова
2 нче урын – Сәрбиназ Шәйхуллова
3 нче урын – Язилә Гәлиәскарова
4 нче урын – Әдилә Гайниева
Урыннар Әлмәт шәһәренең кызлар һәм малайлар өчен “Тәхфиз” Коръән ятлау мәктәбендә түбәндәгечә бүленде:
1 нче урын – Булат Гимаев һәм Фәридә Әхмәтшина
2 нче урын – Габдулла Әүһәдиев һәм Ләйсән Сабитова
3 нче урын – Нәҗип һәм Хәдичә Хәйруллиннар
4 нче урын – Гадел Ихсанов һәм Әсма Әүһәдиева
Викторинада катнашкан һәрбер бала баллы приз һәм Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә ия булды.

Энҗе Хасаншина
ӘМР Башлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International