Әлмәт медиклары өстәл теннисы буенча ярыш үткәрделәр

2014 елның 26 октябре, якшәмбе
24 октябрьдә Әлмәт районы сәламәтлек саклау учреждениеләренең XI «Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде. Анда 12 оешмадан 36 спортчы катнашты.

Хатын-кызлар арасында 1нче урын алган Флера Мифтахова (медсанчасть) мәктәптә укыганда ук кулына ракетка алган икән. Аннары 15 ел теннистан аерылып торырга туры килгән. Хәзер ул пинг-понг өстәле янында үз кеше, спорткомплекска атнага өч тапкыр тренировкага йөри. Наркология диспансерыннан нарколог-психотерапевт Наил Гарифуллин да (2нче урын) спортның бу төре белән дус, хәер, башка төрләрен дә чит итми.

Ярышка бирелгән вакыт сизелмичә дә үтте. Команда исәбендә 1нче урынга “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте чыкты. 2нче, 3нче урыннарда Ашыгыч медицина ярдәме станциясе һәм Стоматология поиклиникасы командалары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International