ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Моннан 126 ел элек 30 октябрь көнне шариклы ручкага беренче патент алына.
Моннан 150 ел элек үк Россиядә флот инженер-механиклары оешмасы төзелә.
1 ноябрьдән җир һәм транспорт өчен салым түләү срогы чыга.
1 ноябрьдә Әлмәттә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак. Ул “Шифа” сәүдә үзәгенең авторанспорт парковкасы территориясендә үтә. Адресы Төзүчеләр проспекты, 10а.
Әлмәт шәһәре прокуратурасы 48 яшьлек Л.ны мошенниклыкта гаепләде һәм ул 5 мең сум штраф түләргә тиеш була, дип хәбәр итә ТР буенча РФ прокуратурасы матбугат хезмәте.
Якташыбыз Анатолий Никифоркин истәлегенә багышланган волейбол турниры 1 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә башланачак.
28 октябрьдә Риза Фәхреддин исемендәге 1нче гимназия базасында «Гимназия –милли – мәдәни белем бирү җирлеге буларак шәхесне төрле яклап иҗади үстерү этнопедагогика һәм гаилә тәрбиясе үзәге» дигән темага семинар-киңәшмә булды.
Премия ТР Журналистлар берлегенең Әлмәт оешмасы һәм “Әлмәтнефть” идарәсе тарафыннан “Әлмәтнефть” идарәсенең “Нефтяник” газетасының элеккеге баш мөхәррире Иван Винокуров (1930 – 1994 еллар) истәлегенә булдырылды.
8 ноябрьдә «АК БАРС МЕДИЦИНА» компаниясе түбәндәге белгечлекләр буенча олылар өчен түләүле консультатив кабул итү һәм диагностика тикшерүе оештыра
28 октябрьдә Әлмәттә гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү буенча зона киңәшмәсе булды. Анда ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илвир Габдуллин, республиканың көньяк-көнчыгышындагы районнарның җитәкчелек вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International