Татар гимназияләренең республика семинар-киңәшмәсе

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе
28 октябрьдә Риза Фәхреддин исемендәге 1нче гимназия базасында «Гимназия –милли – мәдәни белем бирү җирлеге буларак шәхесне төрле яклап иҗади үстерү этнопедагогика һәм гаилә тәрбиясе үзәге» дигән темага семинар-киңәшмә булды. Аны ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ӘМР мәгариф идарәсе һәм Риза Фәхреддин исемендәге 1нче гимназия оештырды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова, ӘМР мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Ганиев, җәмәгать оешмалары вәкилләре, республикадагы татар гимназияләре директорлары катнашты.

Теркәлүдән соң семинарда катнашучылар гимназия тормышына һәм казанышларына багышланган күргәзмә белән таныштылар. Актлар залында семинарны тантаналы ачканда гимназия укучылары һәм педагоглары катнашында концерт булды.

Семинарда Риза Фәхреддин исемендәге 1нче гимназиянең иң яхшы укытучылары төрле темаларга ачык дәресләр үткәрделәр. Семинар ахырында түгәрәк өстәлдә туган телләрне саклау һәм үстерү белән бәйләнешле актуаль мәсьәләләр каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International