Авария хәлендәге торактан күчерү буенча зона киңәшмәсе

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе
28 октябрьдә Әлмәттә гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү буенча зона киңәшмәсе булды. Анда ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илвир Габдуллин, республиканың көньяк-көнчыгышындагы районнарның җитәкчелек вәкилләре катнашты.

Фәрит Хәнифов әйтүенчә, республикада барлыгы 179 мең кв.метр авария хәлендәге торак бар. Шуның 10 мең кв.метрдан артыграгы, Илвир Габдуллин әйтүенчә, Әлмәт районында. Торак ияләре арасында үз торакларының авария хәлендә булуын танырга теләмәүчеләр бар.

Министр урынбасары район җитәкчеләрен ситуацияне үз контрольлекләренә алырга чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International