ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2014 ел
җомга
3 декабрьдә Әлмәттә “Хәтер” тарихи-патриотик музее бинасында Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара булды.
11 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Хәтер мәйданында (хәрби комиссариат янында) Чечня Республикасында РФ кораллы көчләре тарафыннан контртеррористик операция үткәрелүнең 20 еллыгына багышланган митинг була.
Республикада яшәүчеләр кулай эш эзләү, шулай ук профессия сайлау, эшкә урнашу һәм профессиональ белем алу турында консультация алу өчен мәшгульлек үзәкләренә дәүләти хезмәт күрсәтүләр порталы аша язылырга мөмкин.
2014 елның 1 декабренә торак-коммуналь хезмәтләре өчен җыелган бурычлар 315 000 000 сумга җыелган.
6 декабрьдә Әлмәттә яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе була.
Пассажирлар ташуның сыйфатын күтәрү максатында Әлмәт транспорт идарәсе 2014 елның 8 декабреннән №№ 4 и 4А автобус маршрутларының хәрәкәт схемасына кайбер үзгәрешләр кертә.
Яңа ел табыннары күбесенчә алкогольле эчемлексез үтми. Ләкин күп кенә кешеләр, сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, Казахстаннан кыек юллар белән кайткан, норматив документлар таләпләренә туры килмәгән эчемлек алу ягын карыйлар.
Россия хокук ияләре берлегенең (РХИБ) җитәкчесе Сергей Федотов интернеттан файдаланучы һәр кешедән елына 300 сум акча җыярга тәкъдим итә.

4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2015 елгы язгы кыр эшләре элеккегедән катлаулырак булырга охшый. Бүген бу хакта ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы белгечләрен бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Корылык еллары тармакның җитештерү һәм икътисади мөмкинлегенә шактый зыян салды, дип саный аграр ведомство башлыгы
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2014 елда "ТР агросәнәгать комлексының иң яхшы белгече" II республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм агрохолдингларның баш белгечләре: ветеринар, зоотехник, агроном, икътисадчы һәм хисапчыларына 100 мең сум күләмендә грант алуга дипломнар тапшырылды. Белгечләрнең һәр төркеме 33 кешедән тора иде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International