Яңа елны бурычларыгызны түләп каршы алыгыз!

2014 елның 5 декабре, җомга
2014 елның 1 декабренә торак-коммуналь хезмәтләре өчен җыелган бурычлар 315 000 000 сумга җыелган. Бурычларны киметү өчен вакытында түләү кирәклеге турында аңлату эшләре алып барыла, бурычлы кешеләрне йөреп чыгып, аларга кисәтү ясала, ТКХ бурычларын түләтү, шулай ук бурычлары күп җыелган кешеләрне квартирларыннан чыгарып, бер кешегә 6 кв.метр туры килә торган башка бинага күчерү хакында судта эш кузгатыла. Суд приставлары белән бергәләп коммуналь ресурсларны чикләү (өзү) эше алып барыла. Бүгенгә АПТС тарафыннан 132 торак бинадан кайнар су өзелде, 57 торак бинага су торбасыннан аерылды.

Беркемнең дә утсыз, сусыз, канализациясез һ.б. торасы килми, ә менә хезмәт күрсәткән өчен түләмәүчеләр дә бик күп.

Түләргә теләмәүчеләрне күршеләре дә белеп торсын өчен аларга ТКХ хезмәтләренә түләү өчен сары төстәге квитанцияләр бирергә карар чыгарылды.

Хөрмәтле әлмәтлеләр! Коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты алар өчен вакытында түләп баруга бәйле икәнен онытмагыз. ТКХ өчен бурычларыгызны түләп бетереп, Яңа елны тыныч күңел белән каршылагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International